Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Дәүләт Думасында сайлауларда үтү чиген 2,25 процентка кадәр киметергә тәкъдим ителә
2007 елдан Дәүләт Думасына сайлауларда әлеге чик 5тән 7 процентка күтәрелгән иде
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). ЛДПР фракциясе җитәчесенең беренче урынбасары Алексей Диденко РФ Дәүләт Думасында сайлауларда парламентка үтү чиген 2,25 процентка кадәр киметергә тәкъдим итә. Шуңа бәйле закон проекты парламентның түбән палатасына каралуга кертелгән. Депутат фикеренчә, әлеге норманы кабул итү Россия җәмгыятен берләштерергә булышачак.
2007 елдан Дәүләт Думасына сайлауларда әлеге чик 5тән 7 процентка күтәрелгән иде һәм бары 2011 ел сайлауларында гына 5тән 7 процентка кадәр тавыш җыйган партияләргә 1-2 мандат бирү күздә тотылды, әмма моның гомуми конфигурациягә бернинди йогынтысы да булмады. 2016 ел сайлауларында чик 5 процент тәшкил итәчәк.
Закон проекты авторы Алексей Диденко сүзләренчә, бу яңалыкның максаты - Россия җәмгыятен берләштерү һәм дуслаштыру. Россия зур үзгәрешләр юлында торганда һәм тышкы агрессия куркынычы булганда, күп кенә сәяси көчләр белән уртак тел табу зарур.
Парламентарий фикеренчә, үтү чиген киметкән очракта, яңа парламентка узган партияләр саны 10нан артмаячак, алар үзләренең зур булмаган фракцияләрен оештырачак. Алексей Диденко фикеренчә, бүгенге көндә парламентта җәмгыятькә файда китерерлек партияләр шактый.
Россия белән чагыштырганда, закон чыгару хакимятенә үтүнең түбән чиге Израильдә - 3,25 процент, Даниядә - 2 процент, Нидерландта - 0,67 процент. Ә Төркиядә ул 10 процентны тәшкил итә, дип яза "Известия".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз