news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ Дәүләт Думасында Россия Закон чыгаручылар ассамблеясы утырышы булды
Ассамблеяда Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов киңәйтелгән доклад белән чыгыш ясады
Скопировать ссылку
(Мәскәү, 25 февраль, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Кичә Мәскәүдә моннан бер ел элек Дәүләт Думасы каршында оештырылган Россия Закон чыгаручылар ассамблеясы утырышы булды.
Утырышта РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләре катнашты. Утырыш башланыр алдыннан чарада катнашучыларга илнең югары закон чыгару органы каршындагы әлеге яңа иҗтимагый структура әгъзасы таныклыгын тапшырдылар.
Ассамблеяда Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов киңәйтелгән доклад белән чыгыш ясады. Ул илнең закон чыгаручылары алдында торган мәсьәләләрне кузгатты, РФ Президентының Федераль җыенга 2009 елгы Юлламасында чагылыш тапкан бурычларны билгеләде. Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов үз чыгышын Дәүләт Думасының федерация субъектлары закон чыгару органнары белән үзара ярдәм итешүе, аның нәтиҗәлелеген арттыру темасына багышлады. Утырышта катнашучылар алдында шулай ук Россия Федерациясе Президентының Дәүләт Думасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Гарри Минх чыгыш ясады.
“Бүген көн бик нәтиҗәле бүленде дип уйлыйм, - дип белдерде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Ассамблея утырышында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Көннең беренче яртысында без кайбер партия, идеология мәсьәләләре хакында фикер алыштык, планны, язгы сессиядә каралачак закон чыгару инициативаларын тикшердек”.
“Без берничә иң мөһим мәсьәлә буенча фикер алыштык”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы спикеры. Ул Россия Федерациясендә сәяси һәм сайлау системаларын яңарту мәсьәләләренә аерым тукталды. Аерым алганда, сүз партия системасын либеральләштерү, аерым партияләр яки парламентка 7 процентлы барьерны буйсындыра алмаган партия вәкилләренең үтү мөмкинлеге, шулай ук сайлау системасындагы башка яңалыклар хакында барды.
Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, урыннардан яңгыраган тәкъдимнәр федераль хакимият һәм илнең барлык закон чыгаручылары өчен кызыклы булды. “Хәзер РФ Субъектлары җитәкчеләренә булган ышанычны арттырып, кыю рәвештә алга барырга кирәк”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2