Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ Дәүләт Думасында интернетта наркотиклар рекламалауны тыя торган закон кабул итәргә ниятлиләр
Спайслар таратуны тыю турындагы законны тиз арада кабул итүгә килгәндә исә депутатлар бу уңайдан Наркоконтроль позициясен ишетергә тели
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасында тиз арада, Хөкүмәт ярдәменә таянып, наркотиклар рекламасын, шул исәптән тарту катнашмалары - спайсларны тыю турындагы законны кабул итәргә ниятлиләр. Бу хакта журналистларга түбән палатаның иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Ирина Яровая ("Бердәм Россия") хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.
Аның сүзләренчә, дүшәмбе, 13 октябрьдә, Дәүләт Думасында профильле комитет депутатлары, шулай ук хөкүмәт, Президент администрациясе һәм Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәте вәкилләре катнашында киңәшмә була. Анда наркотик матдәләрне, аерым алганда, спайсларны таратуга каршы көрәш мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Спайслар таратуны тыю турындагы законны тиз арада кабул итүгә килгәндә исә, депутатлар бу уңайдан аерым категория гражданнарга наркотиклар кабул итү-итмәүгә мәҗбүри тест үткәрү турындагы закон проектына икенче укылышта төзәтмәләр кертү өчен, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт позициясен ишетергә тели, дип билгеләп үтте ул.
Комитет башлыгы искәртеп узганча, ул ял ерым элек үк наркоконтроль хезмәте вәкаләтләрен киңәйтү турында тәкъдим иткән булган. "Ул вакытта бу башлангычны кире кагу өчен скептиклар шактый иде, - ди Яровая. - Бүген тормыш фаҗигале тарихлары белән җәмгыять һәм дәүләтнең наркотиклар куркынычына каршы хәлиткеч "оборона" чараларын кабул итәргә тиешлеген кисәтә".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз