Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Дәүләт Думасы хезмәткәрләргә эштән китү алдыннан кире уйлау хокукы бирәчәк
Хәзер эш белән тәэмин итүче, хезмәткәр эштән китү турында гариза биргәннән соң, башка хезмәткәрне эшкә чакырырга мөмкин
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия парламентының түбән палатасына, Хезмәт кодексына эш белән тәэмин итүчегә эштән китәргә җыенган хезмәткәр ике атнасын эшләп бетермичә вазыйфага яңа белгечне рәсми чакыруны тыя торган төзәтмәләр проекты кертелде.
Бу үзгәрешләр эштән китү турында гариза язган гражданга 14 көн дәвамында кире уйлау хокукы бирәчәк, дип хәбәр итә “Известия”.
Хәзерге вакытта, әгәр граждан хезмәт килешүен өзәргә карар итсә, ул эш белән тәэмин итүчене, эштән китәргә ике атна кала, язмача кисәтергә тиеш. Бу вакыт узганчы хезмәткәр кире уйларга һәм гаризасын кире алырга хокуклы, ә эш бирүче аның белән хезмәт килешүен өзә алмый.
Мондый вәзгыятьтә, әгәр эштән китәргә уйлаучы урынына башка белгеч чакырылса, ул эштән азат ителергә мөмкин. Шулай итеп, граждан Хезмәт кодексында бирелгән эштән китү турындагы гаризаны кире алу хокукын куллана алмый.
Яңа закон проектында эш бирүче, эштән китәргә җыенган хезмәткәр белән хезмәт килешүен өзү срогы җитмичә, аның вазыйфасына яңа белгечне чакырырга хокуксыз, дип белдерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз