news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Дәүләт Думасы депутаты «Язылу бүләк ит» хәйрия акцисенә кушылды

Илдар Гыйльметдинов Татарстанның дүрт районындагы мәгариф, спорт, мәдәният учреждениеләрен республика басмаларына яздырды.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Язылу бүләк ит» хәйрия акцисенә кушылды. Ул Югары Ослан, Тәтеш, Чүпрәле һәм Арча районнары китапханәләрен ярты елга республика басмаларына яздырды. Бу хакта депутатның ярдәмчесе Лилия Гайнетдинова хәбәр итте.

Шулай ук Биектау Мәдәният йорты, Әтнә районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Буа ветеринария техникумы һ.б. мәгариф, спорт, мәдәният учреждениеләренә дә ярты ел буе депутат яздырган газета-журналлар килеп торачак.

Яңа елга кадәр теләгән һәркем «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең хәйрия акциясендә катнаша һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, пенсионерлар, инвалидларны вакытлы матбугатка яздыра алачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot