Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Әгерҗегә эшлекле визит белән килде
Әлфия Когогина район хаимияте бинасында халыкны кабул итү уздырды.
(Әгерҗе, 1 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Кичә Әгерҗегә эшлекле визит белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде, дип яза җирле басма.
Депутатның эшлекле визиты тимерьюлчылар белән очрашудан башланды. Ул алар алдында узган елгы эшчәнлеге хакында исәп-хисап тотып, алда торачак бурычларга тукталды. Тимерьюлчыларның Әлфия Гомәровнага сораулары да бар иде. Әлеге сораулар тормыш-көнкүреш, юллар торышына кагылышлы булды. Халык илчесе һәр сорауның хәл ителешен шәхси контроленә алачагын белдерде.
Аннан депутат Әгерҗедәге объектлар буйлап сәфәр кылды. Иң беренче чиратта ул күптән түгел республика ярдәме белән сафка баскан “Олимп“ бассейнлы спорт комплексында булды. Анда эш шартлары белән кызыксынды, спорт залында шөгыльләнүче яшүсмерләр белән аралашты. Әлфия Когогина “Орешник“ ял зонасында республика программасы буенча төзелгән модульле чаңгы базасында да булды. Биредә аны чаңгычылар каршы алды.
Алдагы тукталыш туган якны өйрәнү музеенда булды. Биредә экспонатлар күп булса да, бинаның кысан булуы тарихи эшчәнлекне тулы көченә алып бару мөмкинлеге бирми. Музей хезмәткәрләре депутатка музейны иркенрәк урынга күчерүдә ярдәм күрсәтүен үтенеп мөрәҗәгать иттеләр. Шушы ук проблема Әгерҗе сәнгать мәктәбенә дә кагылышлы. 60 урынга исәпләнгән мәктәптә бүген 300ләп укучы шөгыльләнә. Укучылар бик күп уен коралларында уйный беләләр, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә чыгыш ясап призлы урыннар яулыйлар. Аларның концерт номерлары Әлфия Когогинага да тәкъдим ителде. Депутат балаларның чыгышларына югары бәя бирде.
Соңыннан Әлфия Когогина район хаимияте бинасында халыкны кабул итү уздырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз