Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ТДГПУ студентларын исемле стипендияләре белән шатландырды
Бу яртыеллыкта депутатның исемле премиясенә Татар дәүләт педагогика университетының физика-математика факультеты студентлары Резеда Сабирҗанова һәм Надир Дәүләтшин лаек булды
(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Берничә ел дәвамында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ТДГПУ студентларын үзенең исемле стипендияләре белән шатландыра. Бүгенге көнгә андыйларның саны егерме дүрткә җитте. Аларның тугызы аспирантурада белем ала.
Бу яртыеллыкта депутатның исемле премиясенә Татар дәүләт педагогика университетының физика-математика факультеты студентлары Резеда Сабирҗанова һәм Надир Дәүләтшин лаек булды.
III курс студенты Резеда Сабирҗанова - Балтач кызы. Ул физика һәм информатика укытучысы булырга әзерләнә. Университетның иҗтимагый тормышында актив катнаша, беренче курстан бирле төркем старостасы.
Мәгариф өлкәсендә мәгълүмати технологияләр бүлегенең IV курс студенты Надир Дәүләтшин - Теләче егете. Ул яхшы укуы, иҗтимагый эшләрдә актив катнашуы өстенә, спорт белән дә шөгыльләнә. Җиңел атлетика буенча университет күләмендә уңышлы чыгыш ясый.
1983 елда Илдар Гыйльметдинов әлеге факультетны тәмамлаган. Ул укытучылары, студентлар белән араны өзми.
Спипендиягә лаек булу өчен, соңгы өч семестрны гел “бишле” билгеләренә генә тәмамларга, уку дәвамында “өчле” алмаска, факультет тормышында актив катнашырга, спорт, фән өлкәсендә уңышлы нәтиҗәләргә ирешергә кирәк. Стипендиатларны ачыклаганда төрле фестиваль, конкурсларда, спорт ярышларында җиңгән, фәнни эш белән шөгыльләнүче студентларга өстенлек бирелә, дип хәбәр итә Татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз