news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Дәүләт Думасы депутатлары Салым кодексына үзгәрешләр кертте

Бу исә пассажир һәм (яки) йөк ташу белән шөгыльләнгән шәхси эшмәкәрләргә кагыла

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Быел 3 ноябрь көнне РФ Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан каралып, беренче укылышта “Россия Федерациясе Салым кодексының 358 нче маддәсенең 2 нче өлешенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты кабул ителде. Анда сүз шәхси эшмәкәрләргә караган пассажир һәм йөк ташый торган диңгез, елга һәм һава судноларын, эшмәкәрләрнең төп эшчәнлеге пассажир һәм (яки) йөк ташуга бәйле булганда,  транспорт салымы салу объектлары исемлегеннән чыгару турында бара.

 

Элек исә бу оешмаларга гына кагыла иде, дип искәртә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үзенең сайты аша.

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot