Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ дәүләт бюджеты чыгымнары 10-15 процентка киметелергә мөмкин - Дворкович
Вице-премьер Россия "аеруча мөһим өстенлекләр" өчен резервлардан файдаланылачак, дип белдерде
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). 2015 елда РФ дәүләт бюджеты чыгымнары 10-15 процентка киметелергә мөмкин, дип белдерде вице-премьер Аркадий Дворкович Давоста барган Бөтендөнья икътисади форумында.
"Без чыгымнарның бер өлешен киметәбез, әмма бюджетны 2 тапкыр киметмибез, 10 процентка, бәлки 15 процента кыскартырбыз", - дип китерә вице-премьер сүзләрен "Интерфакс". Ул шулай ук Россия "аеруча мөһим өстенлекләр" өчен резервлардан файдаланылачак, дип белдерде. "2015 елның I кварталында банк системасының тотрыклылыгы төп фактор санала, шуңа да без резервларның бер өлешен банкларның капиталларын арттыру өчен файдаланырга карар иттек. Без резервларның бер өлешен финанс-бюджет системасының тотрыклылыгын саклау өчен файдаланабыз", - диде Дворкович.
Хәбәр ителгәнчә, федераль займ облигацияләре хисабына 1 триллион сумны банкларны капиталларын арттыру тоту карар ителгән. Федераль бюджет чыгымнары Резерв фондыннан 500 миллиард сумга финансланачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз