news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^РФ Чит ил эшләре министрлыгының Казандагы вәкиллегендә республиканың иң эре оешмалары консуллык хезмәтендә тора

^РФ Чит ил эшләре министрлыгының Казандагы вәкиллегендә республиканың иң эре оешмалары консуллык хезмәтендә тора

(Казан, 9 февраль, “Татар-инофрм”, Гөлнар Гаттарова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Дипломатия хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә РФ Чит ил эшләре министрлыгының Казандагы вәкиле Хәйдәр Галиев вәкиллекнең эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.

Әлеге вәкиллекнең консуллык хезмәтендә республиканың иң эре 110 оешмасы исәпләнә икән. 2001 елда республика нияте белән оешкан бу вәкиллек 2002 елда үзенең төп бурычларына керешә һәм ул үзенең эшчәнлеген җирле консуллык округына керүче республика күләмендә алып бара. “Бүген вәкиллек РФ Чит ил эшләре аппаратының барлык функцияләрен дә үти”, - ди Хәйдәр Галиев. Аның сүзләренә караганда, “Татнефть”, “КамАЗ”, “Казан вертолет заводы”, “Казаньоргсинтез” оешмалары һәм халыкара элемтәләр һәм тышкы икътисад эшчәнлеге белән шөгыльләнүче барлык министрлыклар да бүген консуллык хезмәтенә карый.

Хәйдәр Галиев сүзләренә караганда, Россия территориясенә җибәрелгән гаризалар буенча, Татарстанга 4 меңнән артык чит ил гражданы кергән, бу, бигрәк тә, Казанның меңъеллыгы белән бәйле. Чит илдәге партнерларга урыннарда ук Россиягә керү өчен визалар алу мөмкинлеге тудырылган. “Без Россиянең чит илдәге консуллык хезмәтләренә, Татарстан оешмаларының чит илдәге партнерларына дип виза күрсәтмәләре юнәлтәбез”, - ди ул. Хәйдәр Галиев вәкиллекнең башка илчелекләр белән дә элемтәдә торуы турында сөйләде.

“Россиягә чит илдән берәрсе үтеп кергән яки, киресенчә, Россиядән башка илгә чыккан очракта да, без Россиянең мәнфәгатьләрен һәрвакыт яклап киләбез һәм тынычлыгын тәэмин итәбез”, - дип аңлатты ул.

РФ Чит ил эшләре министрлыгының Казандагы вәкиллегендә эшләү өчен халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлау турында диплом таләп ителә һәм шушы эш белән кызыксыну хисе дә көчле булырга тиеш. “Кызганычка каршы, чит илдә дипломатик оешмаларда тәҗрибә туплап килгән белгечләргә кытлык күзәтелә. Без әлегә үсеш чоры кичерәбез һәм алдыбызда зур планнар тора”, - ди Хәйдәр Галиев. Ул Ф. Шаляпин исемендәге халыкара фестивальдә катнашучылар килүенең дә вәкиллек алдында билгеле бер җаваплылык тудырганын ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot