Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Россиядә ипи бәясе артмаячак
Ведомство алга таба бәяләр сизелерлек артмас дип көтә, моңа арзанлы чимал да, дәүләт ярдәме чаралары да булышлык итәчәк.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Россиядә җитештерүчеләр тарафыннан икмәккә куелган бәя тотрыклы. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәренә сылтама белән яза.
«Соңгы бер елда бодай оныннан пешерелгән ипине сату бәясе – 4,6, арыш катыш бодай оныннан пешерелгәне 5,9 процентка артты, бу инфляция дәрәҗәсенә тәңгәл», - диелә хәбәрдә.
Ведомство алга таба бәяләр сизелерлек артмас дип көтә, моңа арзанлы чимал да, дәүләт ярдәме чаралары да булышлык итәчәк. Әйтик, таможня-тариф нигезендә көйләү нәтиҗәсендә 3нче классы бодайны күпләп сату бәясе ел башыннан – 7,2, 4нче класслы бодайныкы 5,9 процентка арткан.
Җитештерүчеләр тарафыннан арышка куелган бәя 9,6 процентка кимегән. Моннан тыш, министрлыкта билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта бодай онының хакы ел башындагы бәягә караганда 4,6 процентка кимрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз