news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Донецк Халык Республикасының Серебрянка, Николаевка торак пунктларын азат итте

Россия Кораллы көчләре Донецк Халык Республикасының Серебрянка һәм Николаевка торак пунктларын азат итте, диелә РФ Саклану министрлыгы хәбәрендә.

«Көньяк гаскәри берләшмәсе бүлекчәләре актив һөҗүм итү нәтиҗәсендә Донецк Халык Республикасының Серебрянка торак пунктын азат итте. «Үзәк» гаскәри берләшмәсе бүлекчәләре Донецк Халык Республикасының Николаевка торак пунктын алды һәм дошман оборонасының үзәгенә таба хәрәкәтен дәвам итте», - диелә ведомство хәбәрендә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Россия армиясе Донецк Халык Республикасының Новосадовое авылын азат итүе турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100