Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алтын мөнбәр» фестиваленең «Милли конкурс»ында катнашучы фильмнар белән таныштырдылар
«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең «Милли конкурс»ына катнашучы Татарстан режиссерлары бүген журналистларга үз фильмнары турында кыскача мәгълүмат бирде. «Милли конкурс» номинациясендә кайсы фильмның җиңгәнлеге иртәгә кинофестиваль ябылу тантанасында билгеле булачак.
«Татарстанда төшерелгән фильмны «Милли конкурс»та тәкъдим итә алуыма шатмын. Кинофестиваль кысаларында күрсәтелгәндә тамашачы яхшы кабул итте, кино Россия прокатына чыккач та тамашачы яхшы бәяләр дип уйлыйм», - диде «Авантюристлар» фильмы режиссеры һәм сценаристы Ренат Сайга.
«Август аенда үзебезнең «Әниләр һәм бәбиләр» фильмын Мәскәүдә күрсәттек, 6 сентябрьдә Казан тамашачысына күрсәтелде – бик җылы кабул ителде. Фильмның прокатка чыгасына өметләнәм – зур аудиториягә күрсәтер идек», - диде икенче мәртәбә кинорежиссерлык эшенә алынган Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов.
«Кеше китә – җыры кала» телесериалын «Ватан» кинокомпаниясе белән ТНВ тәкъдим итте – аның бер сериясен күрсәттек. Тамашачы кино залына барлык серияләрен карау өмете белән килгән иде. Телеэкраннар аша фильмны караган кешеләр дә кабат килгәннәр – бу мине бик сөендерде. Димәк, безнең тамашачының татар фильмына кызыксынуы зур», - диде әлеге телесериалның режиссеры Александр Далматов.
«Кино төшерү генә җитми, аны кинотеатрга килеп карый торган тамашачыны да тәрбияләргә кирәк», - дип дәвам итте ул.
Александр Далматов «Милли конкурс»та ике фильмны тәкъдим итә. Икенчесе - «Мансур Җәләлетдин. Беренчеләрдән» дип аталган документаль фильм. Фильм Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдингә багышланган. «Бу фильм «Мәдәниятләр диалогыннан – диалог культурасына» дигән кинофестиваль девизын зурлап төшерелгән кебек», – диде Далматов.
Әмир Аббясов та кинофестивальдә ике фильмын тәкъдим итә. «Хәтердә» документаль фильмы Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулваһап Арифуллин язмышын күрсәтә. «Бу фильм иңнәренә авыр сынаулар яткан буынның язмышын чагылдыра. Аның премьерасы шушы кинофестиваль кысаларында булуына бик шатмын. Яшь режиссер өчен бу бик зур стимул», – диде Әмир Аббясов.
Икенче фильмны «Карга буяу»ны Әмир Аббясов монтаж режиссеры һәм оператор буларак тәкъдим итте. Аның режиссеры – Ренат Абянов. Фильм Кама Тамагы районында яшәүче каратай халкы турында. «Бу халык фин-угырлардан килеп чыкса да, туган телләре дип татар телен саный, ни кызганыч яшь буын авылдан китеп бара һәм телне өлкән буын гына саклый», – дип сөйләде режиссер.
Юрий Гвоздь үзенең «Память сердца» документаль фильмы белән таныштырды. «Бер сүз белән әйткәндә, безнең фильм мәхәббәт турында. Шәһәргә, кешеләргә мәхәббәт турында, тарихи мирасны саклаучы волонтерлар турында. Банкирлар, айтишниклар һәм башкалар төп эшләреннән соң җыелып Казанның борынгы агач йортларын буйыйлар – кино алар турында», – диде ул.
Фирдания Хөснетдинова «Мой любимый пророк» дип аталган анимацион фильмны тәкъдим итә. «Пәйгамбәр турында хисләрсез тыныч кына сөйли алмыйм. Әлеге 10 минутлык фильмны 4-5 ел дәвамында төшердек. Ул Пәйгамбәрне ярату белән тулган», – дип хисләрен күз яшьләре аша чыгарып сөйләде автор.
«Туган батыр» анимацион сериалын Айсылу Җамалиева тәкъдим итте. «Без быел конкурска анимацион материал белән эләктек. Проект Туган батыр халыкара брендына нигезләнә һәм традицияләрне саклауга һәм балаларны дөрес тәрбияләүгә юнәлтелгән. Безнең 12 яшьлек героебыз ничек дуслашырга, ата-ананы яратырга өйрәтә, кыю йөрәге белән халкына булыша», – дип сөйләде проект турында. Анимацион сериал Зөлфәт Хәкимнең китаплары нигезендә эшләнгән.
«Без бөтен Россиягә чыктык, чит илләргә дә чыгу планлаштырыла, килешүләр төзелә. Татар телендә дә әзерләнеп «Шаян ТВ» аша күрсәтеләчәк», – дип мәгълүмат бирде ул.
«Время, отбрасывающее тень» документаль фильмы режиссеры Дидар Оразов үз фильмы белән таныштырганнан соң кинофестивальнең гаҗәеп атмосферасы һәм коллегалары белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте.
Сергей Киатров «Татармультфильм»ның «Легенды Болгара» анимацион фильмы белән таныштырды. «Без 15 ел дәвамында безнең илне, безнең мәдәниятне зурлый торган мультфильмнар төшерәбез. Тимер исемле бүгенге заман егете тарихка төшеп китеп данлыклы архитектор Шмидтны очрата һәм алар Болгарда йөриләр», – дип проект белән таныштырды режиссер.
- Иртәгә «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале төгәлләнә. Ябылу тантанасы Камал театрының яңа бинасында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз