Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Режиссер Ренат Әюпов Оренбург театры сәхнәсендә «Кызыл паша» спектаклен куя
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрында 5 һәм 6 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов « Кызыл паша» спектаклен куя.
Сюжет нигезендә - тарихи шәхес, партия һәм дәүләт эшлеклесе, танылган совет дипломаты, Совет дәүләтенең гарәп илләрендә беренче тулы вәкаләтле вәкиле, «Кызыл паша» дип йөртелгән Кәрим Хәкимов язмышы.
- Хәкимов Кәрим Гәбдрәүф улы (1882-1938) – Советлар Берлеге белән гарәп илләре арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне урнаштыручы беренче дипломат. Ул Хиҗаз, Нәдҗ патшалыкларында - Согуд Гарәбстанында, Йәмәндә яшь Совет дәүләтенең сәүдә агенты, генераль консулы һәм тулы хокуклы вәкиле буларак дөньяда танылган шәхес. Тумышы белән Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылыннан.
«Спектакльдә документаль өлешкә басым ясала, легендар шәхеснең уникальлелеге һәм күпкырлылыгы күрсәтелә. Үз эшеңә тугрылык һәм намус, гаделлек һәм гадилек, газаплар һәм вөҗдан, мәхәббәт һәм хөрмәт белән тулы бер гомер...» – диелгән премьера анонсында.
Ренат Әюпов әйтүенчә, бу аның Оренбург театрында куйган өченче спектакле. Моңа кадәр Оренбургта режиссер куйган Гозәер Хаҗибәковның «Аршин мал алан» һәм Ркаил Зәйдулланың «Мәхәббәт, футбол һәм мафия» спектакльләре барды.
«Кызыл паша» спектакленең сценарий авторлары Ренат Әюпов үзе һәм Ренат Абянов. Композитор – Роберт Солтанов, Рәссам – Елизавета Буланкина, Хореограф – Дамир Булатов.
Кәрим Хәкимов ролендә – Татарстан Республикасының атказанган артисты Марсель Рәхмәтуллин, Хәдичә Ногаева – Рәзифә Хәйруллина, Әбдел Газиз – Илдар Байменов, Ризаэтдин Фәхретдин – Рәмил Солтанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз