Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Режиссер Рәшит Заһидуллин һәм рәссам Әсәл Исмәгыйлева Таганрог театрында премьера чыгара
Режиссер Рәшит Заһидуллин Чехов исемендәге Таганрог театрында спектакль чыгара. Премьера 17 һәм 18 июнь көннәрендә көтелә.
«Виктор Ольшанскийның «Джек» сентименталь комедиясе, беренче чиратта, ялгызлык турында. Бу кешеләр арасында була торып та, кешенең ялгыз булуы турында. Эт эзләү вакыйгасы аша геройлар үзләрен эзли», диелә театрның премьера анонсында.
Спектакльнең афишасы
Фото: ©
Спектакльнең сценографы – Казан рәссамы Әсәл Исмәгыйлева.
Рәшит Заһидуллин 2022 елның сентябрендә Таганрог театрында Эдуардо Скарпеттаның «Голодранцы или аристократы?» комедиясен чыгарган иде инде. Спектакльне Әсәл Исмәгыйлева белән бергә эшләде. Әсәр театрда уңышлы бара.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин 1993-2019 елларда Тинчурин театрының баш режиссеры иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз