Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Режиссер Илгиз Зәйниев Казанда беренче милли цирк тамашасы куячак
Танылган театр режиссеры Илгиз Зәйниев беренче милли цирк тамашасының (хәзерге вакытта Казан циркында аның репетицияләре бара) режиссеры булачак. Казан циркы директоры Эльмира Булатова Татарстан мәдәният министрының Казан цирк мәктәбендә шөгыльләнүчеләр белән очрашуы вакытында шулай дип белдерде. Яшь артистлар Франциянең Сен-Поль-ле-Дакс шәһәрендә узган XXIII Халыкара цирк артистлары фестиваленнән көмеш (көмеш алма) алып кайтты.
«Планнар бик амбициоз, эксперименталь. Борчылабыз. 2025 елга милли цирк тамашасының 90 процентын безнең цирк мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тәшкил итәргә тиеш дигән бурыч тора», - дип искәртте Булатова.
Премьера, планлаштырганча, 2025 елның 1 июнендә булыр дип көтелә.
Казан циркы директоры сүзләренчә, милли цирк труппасы составына Festival International des artistes de cirque призерлары да керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз