news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Режиссер һәм язучы Әхтәм Зарипов соңгы юлга иртәгә Мәрҗани мәчетеннән озатыла

Режиссер һәм язучы Әхтәм Зарипов соңгы юлга иртәгә Мәрҗани мәчетеннән озатыла
Фото: © «Татар-информ»

Режиссер һәм язучы Әхтәм Зарипов соңгы юлга иртәгә Мәрҗани мәчетеннән озатыла.

«Хушлашу мәрасимен иртәгә сәгать 10га дип билгеләдек. Туганнары Яшел Үзән районына алып кайтып җирләячәкләр», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал.

  • Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, режиссер. 1935 елның 15 июлендә Башкортстанның Илеш районындагы Таҗи авылында туган.
  • 1961-1972 елларда – Г.Камал исемендәге театрда артист.
  • 1972 елдан – Казан телевидениесендә режиссер.
  • 1987-1992 елларда Казан телевидениесендә баш режиссер.

    Әхтәм Зариповның җәмәгатьчелек арасында төшкән соңгы фотоларының берсе. 2024 елның 28 марты. Язучылар берлегенең ел йомгаклары утырышы

    Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100