news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Режиссер: «Әлдермештән Әлмәндәр» фильмына спойлер: ул спектакльдәге кебек тә, түгел дә

Режиссер: «Әлдермештән Әлмәндәр» фильмына спойлер: ул спектакльдәге кебек тә, түгел дә
Рамил Гали

«Әлдермештән Әлмәндәр» фильмы бер яктан спектакльдәге кебек булса, икенче яктан бөтенләй башкача. «Спойлер шушы – ул спектакльдәге кебек тә, түгел дә», – диде «Татармультфильм» студиясенең баш режиссёры Сергей Киатров матбугат конференциясендә анимацион фильмын иҗат итү үзенчәлекләре турында журналистларга сөйләгәндә.

«Эш барышында Әлмәндәр карттан башлап, чебен-черкигә кадәр туксан персонаж ясалды», – дип дәвам итте ул.

Фильмны әзерләүдә 20ләп иллюстратор, 30га якын аниматор катнашкан. Фильм өчен 650 фон ясалган. Мультфильм 1126 күренештән тора.

«Фильмны мюзикл дияргә мөмкин. Һәр персонажның музыкаль партиясе бар. Персонажлар өчен Ләйсән Закирова, Динар Сәйфетдинова, Гөлнара Гайнетдинова, Ләйсән Гатауллина җырлады», - дип ассызыклый режиссер.

Композиторлар нигез итеп спектакль лейтмотивы булган Алмаз Монасыйпов музыкасын алган. Алар аны заманчалаштырып үз аудиорәтләрен булдырган.

Мультфильмның гомуми хронометражы 68 минут.

  • «Татармультфильм» берләшмәсе «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмының әзер булуы турында игълан итте. хәзерге вакытта прокат таныклыгы алына һәм озакламый аның премьерасы көтелә.
  • «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы өчен прототиплар спектакльдән алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot