news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Режиссер Айдар Җәббаров бүген Камал театры труппасы белән хушлашты

Режиссер Айдар Җәббаров бүген Камал театры труппасы белән хушлашты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Режиссер Айдар Җәббаров Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы белән хушлашты.

«Камал театры минем өчен туган театрым, режиссер буларак үстергән театрым – бу шулай булып калачак та. Миңа монда гел «тепличный» шартлар тудырдылар, теләгән әсәрләремне куйдым», – диде ул труппа җыелышында.

Айдар Җаббаров башка театрны алып яңа театр төзергә, дигән исәбе барлыгын әйтте. Укытучысы Фәрит Бикчәнтәевка, артистларга, цехларга рәхмәтләрен җиткерде.

Айдар Җәббаровның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссер булып килүе көтелә.

Бүген Камал театры артистлары җәйге ялдан соң эшкә чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot