Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Резидә Шәрәфиевага багышланган концертта: Бер анага ике баласын югалту – ул бик зур кайгы
Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстанның халык артисты, милли җыр сәнгатендә тирән эз калдырган Резидә Шәрәфиеваны искә алу концерты узды. 10 гыйнварда җырчыга 60 яшь тулган булыр иде.
Искә алу концертында җырчының хезмәттәшләре һәм дуслары аның турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, чыгышларының видеоязмалары күрсәтелде. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре — Равил Галиев, Бәширә Насыйрова, Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Асаев, Рөстәм Закиров, Сиринә Зәйнетдинова, Фәридә–Алсу дуэты, Ләйсән Мәхмутова һәм башкалар Резидә Шәрәфиеваның популяр җырларын башкарды. Кичәне Алмаз Мирзаянов алып барды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Ринат Закиров Резидә Шәрәфиеваның иҗат юлы башлануында Казанга килүенең хәлиткеч роль уйнаганын искә алды.
«Аның Казанга килүе белән язмышында кинәт борылыш булды. Атаклы композитор Ринат Гөбәйдуллинның Чаллыда җырчылар белән эшләвен белә идем, ә бер төркем җырчыларны җыеп, «Казан» милли мәдәният үзәгендә оештырган концертында Резидә Шәрәфиеваны ишетеп, аның уникаль тавышка ия булуын аңладым. Икенче көнне Ринатка шалтыратып: «Әгәр дә каршы килмәсәң, Резидәне Казанга чакырыр идем», – дип әйттем. «Киләчәктә үсәргә мөмкинлеге бар икән, мин риза», – дип җавап бирде ул. Шулай Резидә Казанга килеп, «Казан» милли мәдәният үзәгенә урнашты. Шул чордан башлап соңгы сулышына кадәр без бергә булдык. Без аны бөтен яктан да хуплый идек, ул, чыннан да, халкыбызның моңлы сандугачы булды», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Казан шәһәр филармониясе директоры Наил Зиятдинов халыкның җырчыга булган мәхәббәтен билгеләп үтте. «Билетлар сатуга чыккач та, халык шалтыратып билетлар сорады, әмма билетлар беткән иде инде. Халык шулкадәр ярата Резидәне, соңгы юлга озатканда да шыгрым тулы халык иде. Аны яратмаслык түгел», – диде ул.
Концертка Резидә Шәрәфиеваның әнисе Рәйхана апа да килгән иде. «Коцертта аның әнисе Рәйхана апа да утыра. Ул ярты ел эчендә ике баласын югалтты. Бер анага ике баласын югалту – ул бик зур кайгы», – диде Наил Зиятдинов.
Соңыннан ул үзе дә сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сез аны яратып кабул иттегез, соңгы юлга хөрмәт һәм алкышларыгыз белән озаттыгыз. Сезнең ишекләрегезне беркайчан да кайгы җиле какмасын, балаларыгыз үзегез өчен терәк булсын», – диде әни кеше.
Резидә Шәрәфиева истәлегенә багышланган искә алу кичәсе Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 24 февраль көнне кабат узачак.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз