Хәзерге вакытта өлкәнрәк яшьтәге кешеләргә күңел ачу урыннары да юк диярлек бит. Сабантуйлар елга бер генә була, кыйммәтле концертларга йөрергә барысының да көченнән килми. Шуңа да безнең әлеге проектны халык шулхәтле күтәреп алгандыр. «Пятачок»ларның һәрберсенә 4 меңнән артык кеше җыела. Баштарак без чара турында мәгълүматны радио-телевидение аша да бирә торган идек. Хәзер ватсап, социаль челтәрләр аша гына таратабыз. Әле бу отпусклар чорында бераз өзеклек булып торган иде, редакциягә үзләре: «Нишләп үткәрмисез? Тукталдымыни ул?» – дип шалтырата башладылар.
Бу, чыннан да, Чаллыда гына була ала торган проект. Чөнки шундый зур төзелеш Чаллыда гына булган. Бирегә килгән кешеләр барысы да шушында төпләнеп калганнар. Шуңа да, хәзер урамга чыгып сорыйсың икән, ике кешенең берсе «пятачок»ны белә. Шәһәрне берләштерә торган тарихи традиция бу. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев та хәбәрдар, үзе дә «пятачок»ларыбызга килергә җыена. Димәк, ул аның әһәмиятен аңлый.
Дөрес, 4 ел эчендә төрле чаклар булды. Бер «пятачогыбыз» мобилизация башланган көннәргә туры килде. Ни күчерергә, ни үткәрергә белмибез, шундый кыен хәлдә калдык. Уздырган өчен ачуланучылар да булды. Ә күпләр: «Рәхмәт, шундый тынгысыз көннәрдә «пятачок»ка килеп, йөрәгемә тынычлык таптым, – дип, рәхмәт белдерде, ди ул.
Резидә Йосыпова белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.