news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Резидә Гарипова: Яшьләрнең Салих Сәйдәшев шәхесе белән кызыксынуларын теләдек

Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иммерсив спектакль Луиза Янсуар, Резидә Гарипова һәм Тинчурин театры командасы көче белән оештырылган.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иммерсив спектакль премьерасы булды.

«Әлеге спектакльне карагач, яшьләрнең Салих Сәйдәшев шәхесе һәм иҗаты белән кызыксынуларын теләдек. Тамашачының «Википедия»не ачып аның турында [Салих Сәйдәшев] укырга теләге уянырлык булсын. Play төймәсенә басып, аның әсәрләрен тыңларга, тамашачыга нәрсә җиткерергә тырышуыбызны аңларга кирәк», — диде режиссер Резидә Гарипова.

Спектакль Луиза Янсуар, Резидә Гарипова һәм Тинчурин театры командасы көче белән оештырылган. Рәссам-куючы — Илшат Вилданов, музыканы JUNA төркеме катнашучылары Александра Мостафина, Марат Шәяхмәтов һәм Ания Фәйзрахманова язган. Спектакльнең хореографы — Резидә Муллагалиева, хормейстер — Алия Хәмзина, ә ут буенча рәссам — «Алтын битлек» премиясе лауреаты Илшат Сәяхов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot