Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Режиссёр Резеда Гарипова Тинчурин театрыннан киткән
Тинчурин театры җитәкчелеге режиссерның Кариев театрына күчүе турында әйтә.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Режиссер Резеда Гарипова Тинчурин театрыннан эштән киткән.
«Резеда Гарипова үз теләге белән Кариев театрына китте. Башка бернинди дә сәбәпләре юк», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Резеда Гарипованың Тинчурин театрында спектакль чыгара башлавы турында сүз бара иде. Әмма, театр җитәкчелеге сүзенә караганда, атна-ун көн элек кенә ул Тинчурин театрында аны куя алмавы турында әйткән. Бу аның Кариев театрында спектакль чыгаруына бәйле.
Резеда Гарипованың Кариев театрына китү мөмкинлеге турында сүзләр күптән — Луиза Янсуар Кариев театрына директор булып килгәннән бирле йөри иде. Резеда Гарипова һәм Луиза Янсуар автордашлар булып Тинчурин театрында «Карурман» һәм «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакльләрен чыгардылар.
Кариев театры директоры Луиза Янсуар әлегә бу яңалыкка аңлатма бирмәде. Чөнки театр хәзерге вакытта Кариев театрының «Мио, минем Мио» спектакле Мәскәү Губерна театры сәхнәсендә бара. Коллектив бу спектакль белән Халыкара балалар фестивалендә катнаша.
Резеда Гарипова — озак еллар Тинчурин театрының баш режиссёры булган Рәшит Заһидуллинның укучысы. Ул бу театрда 9 ел эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз