news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Режиссер Ягъфәров Андрей Кузьминга интервьюда татар киносы турындагы фикерләрен әйтте

Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru сайтында 27 октябрьдә дөнья күрәчәк.

Режиссер Ягъфәров Андрей Кузьминга интервьюда татар киносы турындагы фикерләрен әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен интервьюда татар киносы хакындагы уй-кичерешләрен җиткерде.

Әңгәмә барышында режиссер ни өчен Татарстан фильмнарының федераль грантлар отмавы, Казан халыкара мөселман киносы фестивален үзгәртү кирәклеге һәм «хыялдагы бюджет» хакында сөйләде.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында 27 октябрьдә иртән дөнья күрәчәк. Видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин.

Телевизион версиясе исә «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot