Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Режиссер Шарлотта Шиоле: “Казанда мөселманнар һәм православие вәкилләренең тыныч яшәүләре сизелә”
Казан кино фестивалендә Дания режиссеры һәм актрисасы “Любыми средствами – В чадре” фильмын тәкъдим итте
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген башкалада Казан кино фестивале кысаларында узган матбугат конференциясендә “Любыми средствами – В чадре” фильмы режиссеры данияле Шарлотта Шиоле Татарстан башкаласында алган хис-кичерешләрен белдерде.
“Биредә җәмәгать урыннарында битләрне тулысынча каплый торган никаблар киеп йөрмиләр икән. Казанда мөселманнар белән православие вәкилләренең тыныч яшәүләре сизелә”, - дип уртаклашты актриса һәм режиссер.
Казан мөселман киносы фестивалендә “Уен кыска метражлы фильмы” номинациясендә Шарлотта Шиоленың “Любыми средствами – В чадре” фильмын тәкъдим ителде. Фильм хиҗаб ярдәмендә әйләнә-тирәдәгеләрдән качарга теләгән мөселман булмаган хатын-кыз турында бара. “Минем героем Парижда фатир эзли һәм, хиҗаб кигән булгач, канәгатьсез карашлар тоя, үзен уңайсыз хис итә”, - дип уртаклашты режиссер. Бу Шарлотта Шиоленың беренче режиссерлык тәҗрибәсе, ул шулай ук баш рольне башкаручы һәм режиссер да. “Минем өчен хиҗаб кигән хатын-кызның үзен ничек хис итүен белү кызыклы иде”, - диде ул.
Франциядә мөселманнар миграциясе темасына багышланган яңа фильмны күрсәтү өчен Казанга кайтырга телим, диде. “Европа кешесе белән Конгодан Франциягә даими яшәргә килгән кеше арасындагы мәхәббәт тарихы ул. Бу төрле мәдәниятләр очрашуы булачак, анда авырлыклар буенча якынаю ноктасы эзләнелә”, - дип сөйләде режиссер..
Шулай ук Җамал Әл-Гхайлан (“Частное место”); Булат Йосыпов (“Визит) һәм Алексей Мещеряков (“Февраль”) журналистларның сорауларына җавап бирде. Бу фильмнар да “Уен кыска метражлы фильмы” номинациясендә җиңүгә дәгъвә итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз