news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Режиссер Руперт Уэйнрайт һәм креатив директор Ли Нильсон Казанны Универсиадага әзерләячәк

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Казанның заявкасын тәкъдир итү өчен фильм һәм сценарий әзерләүче эшче төркем составы расланды

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Мәгълүм булганча, Татарстан башкаласы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын кабул итү хокукын алу өчен көрәшкә әзерләнә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә кандидат-шәһәрләрнең берсе буларак Казанның заявкасын тәкъдир итү өчен фильм һәм сценарийны эшләүче эшче төркем составы расланды.
ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы каравына Казан презентациясе өчен сценарий һәм видеоролик үрнәге эшләгән берничә иҗат төркеме тәкъдим ителгән. Алар әзерләгән материаллар белән танышканнан соң, Премьер-министр Сочиның заявка кампаниясен үткәрүдә катнашкан, дөнья брендлары төзүдә зур тәҗрибәсе булган режиссер Руперт Уэйнрайт һәм креатив директор Ли Нильсон кандидатураларына өстенлек биргән. Якын араларда әлеге иҗат төркеме белән Казан өчен сценарий язу һәм видеоматериал эшләү буенча контракт төзеләчәк. Киңәшмәдә сценарий язу вакыты, эшләрнең бюджеты расланып, башка оештыру моментлары да каралган. Шулай ук Татарстан вәкилләрен заявка кампаниясе барышында презентациягә һәм чыгыш ясарга әзерләү өчен консультантлар командасын җәлеп итү мәсьәләсе чишелгән.
Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Мининистрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Премьер-министр киңәшчесе Искәндәр Муфлиханов һ.б. катнашкан.




news_right_1
news_right_2
news_bot