news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Режиссер Резеда Гарипова татар драматургиясе кытлыгын хәл итү мөмкин дип саный

Тинчурин театры режиссеры яшьләрнең берләшеп иҗат итү мөмкинлегенә күрсәтә.

Режиссер Резеда Гарипова татар драматургиясе кытлыгын хәл итү мөмкин дип саный
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әйбәт драма тандемда туа ала дип саный яшь режиссер Резеда Гарипова. Бу хакта ул «Калеб» яңа буын җыены проекты кысаларында чыгарылган “Карурман” спектакле эскизын анонслаганда әйтте.

“Без яшьләр берләшеп тандемда язсак, драматургия дефициты проблемасын хәл итә алырбыз кебек. Әйбәт драма тандемда туарга тиеш. Туфан абый Миңнуллин һәм Марсель Сәлимҗанов тандемы кебек. Драматург янында театр дөньясын аңлаган кеше – актермы ул, режиссермы – булырга тиеш”, - ди Резеда Гарипова.

Шагыйрә Луиза Янсуар белән режиссер Резеда Гарипова “Карурман” пьесасын ел дәвамында язганнар. Киләчәктә алар бу эскизны зур масштаблы эпик әсәр итеп күзаллыйлар.

Спектакль эскизы 2 декабрьдә Кариев театры залында тәкъдим ителә. Ләкин тамашачы да сәхнә утырышлы итеп уйланылганга, 80 тамашачы гына карый алачак. Билетлар бик чикле санда сатуга чыккан. Оештыручылар әйтүенчә, спектакль 16+ яшь чикләре белән тәкъдим ителә. 

  • «Карурман» спектакле эскизының идея һәм драматургия авторлары — Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова. Режиссеры — Резеда Гарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100