news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Режиссер Кәшифә Тумашеваның тууына - 110 ел

Үзенең элеккеге баш режиссерына бәйле истәлекле вакыйганы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры зурлап билгеләп үтә

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Театр сәнгатендә беренче татар хатын-кыз режиссер Кәшифә Тумашеваның тууына 110 яшь тулу уңаеннан, 15 гыйнвар көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Сакла, шартламасын!” комедиясе күрсәтеләчәк. Шулай ук театрның күргәзмә залында ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашевага багышланган истәлекләр дә тәкъдим ителәчәк.

Искә алу кичәсенең дәвамы 28 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Кәшифә Тумашеваның туган төбәгендә - Балтач районы Нөнәгәр авылында булачак. Чарада театр җитәкчелеге, театрның әйдәп баручы артистлары Наил Шәйхетдинов, Исламия Мәхмүтова, Әнәс Галиуллин, Нуретдин Нәҗмиев, Зөфәр Харисов һ.б катнашачак. Ә кич белән театр тамашачыларны әлеге спектакль белән сөендерәчәк, театрдан алынган мәгълүматта.

Кәшифә Тумашева 1903 елның 7 гыйнварында Татарстанның Балтач районы Нөнәгәр авылында туган. 5 яшьлек вакытыннан Иркутск шәһәрендәге туганнарында яши, шунда рус мәктәбендә, мәдрәсә һәм гимназиядә белем ала.

1929-32 елларда ул Татарстан радиосы дикторы һәм режиссеры буларак хезмәт куя. Ә К.Тумашеваны театр сәнгатенә китергән юл 1931 елда башлана: Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә, 1939 елда институтны уңышлы гына тәмамлап, юллама белән Казанга Татар дәүләт академия театрына режиссер булып кайта. 15 ел иҗат эшчәнлеге дәверендә ул күп еллар дәвамында зур уңыш белән барган 30 дан артык спектакльне сәхнәгә чыгара. Алар арсында “Күзләр” Х.Фәтхуллин, “Хуҗа Насретдин” (Н.Исәнбәт), “Үги кыз” (Ә.Әхмәт, Г.Камал пьесалары), “Тормыш җыры” (М.Әмир) һ.б. бар.

Һәм ниһаять, 1956 елда режиссер һәм педагог Кәшифә Тумашева Республика күчмә театрына (хәзер - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) баш режиссер итеп билгеләнә. Аның өчен тагын да җаваплырак, катлаулырак иҗади эзләнүләр чоры башлана. Теарда эшләгән, чагыштырмача 6 ел эчендә ул 25 тән артык спектакль куя. Шул елларда тәкъдим ителгән спектакльләргә күз салсак, аларның төрле жанрларда икәненә игътибар итәсең: “Яшерен эзләр”, “Беренче мәхәббәт”( Х.Вахит), “Көлкегә калган ир” (Мольер), “Карагол” (Д.Юлтый), “Рәйхан” (Н.Исәнбәт), “Терезаның туган көне” (Г.Мдивани), “Сәер кеше” (Н.Хикмәт), “Галиябану” (М.Фәйзи), “Үлмәс җыр” (Р.Ишморат).

Ул вакыттагы татар театры өчен хатын-кыз режиссер сирәк күренеш була. Режиссер һөнәрен энерия сарыф ителү буенча шахтер яки асфальт түшәүче кеше белән чагыштырырга булыр иде. Сынмас рух, нык ихтыяр көченә ия булган әлеге уникаль ханым үзенең бөтен тормышын татар сәнгатенә хезмәт итүгә багышлый.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100