news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Режиссер Фәрит Бикчәнтәев Башкорт драма театрында премьера тәкъдим итте

Коллегалары уңышларына сөенергә Казаннан Камал театры артистлары һәм сәнгать әһелләре дә килгән иде.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 4 октябрьдә Башкортстанның Мәҗит Гафури исемендәге академия драма театры сезонын ачып җибәргән. Театр сөючеләргә беренче булып, Жан Ануя пьесасы буенча Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Антигона» спектакле тәкъдим ителгән. Бу инде танылган татар режиссерының башкорт сәхнәсендә куелган өченче эше.

Башкорт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов билгеләп үткәнчә, спектакль кую турындагы уртак идея яшь чакта ук барлыкка килгән булган. «БСТ» каналы хәбәр иткәнчә, спектакль тирән тәэсирләр калдырган. Әлеге спектакль Башкорт драма театрында беренче тапкыр уйналган.

Башкорт драма театр сәнгать җитәкчесе һәм арада күпьеллык дуслык булган башкорт коллегалары уңышларына сөенергә Казаннан Камал театры артистлары һәм сәнгать әһелләре дә килгән. «БСТ» биргән интервьюсында актриса Люция Хәмитова, премьера алдыннан Фәрит өчен дә, театр артистлары өчен дә бик дулкынлануларын җиткергән. Спектакль Уфа тамашачылары тарафыннан бик яратып кабул ителгән. 4 һәм 5 октябрь – премьера көннәрендә залда аншлаг булган.

Әлеге спектакль белән Башкорт драма театры үзенең 97нче сезонын ачып җибәргән. Тамашачылар бу көнне түземсезлек белән көткәннәрен белдергәннәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100