news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Режиссер Айдар Җәббаров "Московский комсомолец" премиясе лауреаты булды

Аның «Современник» театрында куйган эше иң яхшы спектакль дип табылды.

Режиссер Айдар Җәббаров "Московский комсомолец" премиясе лауреаты булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Режиссер Айдар Җәббаров "Московский комсомолец" гәҗите театр премиясе лауераты булды. Бу турыда Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аның «Современник» театрында куйган «Соловьев и Ларионов» спектакле "Башлаучылар" («Начинающие») категориясендә кече формадагы иң яхшы спектакль дип табылды.

Камал театрында 7, 8, 9 ноябрьдә Айдар Җаббаровның "Санаулы кичләр" премьерасы була.

  • Айдар Җаббаров - Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты - 2017, "Алтын битлек" театраль премиясе номинанты (2019).
  • Ул 1991 елның 10 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. 2012 елда Казан театр училищасын тәмамлый (Ф.Р.Бикчәнтәев курсы). 2018 елда РАТИ - ГИТИСның режиссерлык факультетын тәмамлый (С.В.Женовач курсы).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100