Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Резеда Сәлахова — «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты
Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова «Иң яхшы эпизодик роль» башкаручы дип танылды.
Бу премиягә ул Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипованың «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакле өчен лаек булды.
Унөч ел театрда эшләп эшемне күрделәр, дип рәхмәтләрен җиткерде Резеда Сәлахова.
«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә әлеге премиягә Әлмәт театрыннан Наилә Нәҗипова, Камал театрыннан Хәлим Җәләй, Рамил Вәҗиев, Тинчурин театрыннан Резеда Сәлахова, Кариев театрыннан Алсу Шакирова, Чаллы театрыннан Равил Гыйләҗев дәгъва иткән иде.
Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара. Театрлар соравы буенча «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз