news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Резеда Гобәева: Шигырь бит ул акыл сату түгел, ул – хис

Шагыйрә Резеда Гобәева бүгенге шигърият турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Резеда Гобәева: Шигырь бит ул акыл сату түгел, ул – хис
Фото: «Татар-информ»

«Шигырь бит ул акыл сату түгел, ул – хис. Кешенең әнисенә һәм туган авылына карата хисләре шигырь булып түгелә икән – бу кабатлану түгел, бары тик хисләр ташкыны гына.

Бүгенге көндә шигырь бәясе төште, дигәнгә каршы килерлек мисалларым бар минем. Безнең халык шигырь ярата. Һәр елны август аенда Казан мэриясе янына шигырь тыңларга 6-7 мең кеше җыела, быел 12 мең кеше үтте, диләр.

Шигырьләр яңгыраган «Китап» радиосы да популяр дип беләм. Интернетта шигъри постлар күп. Минемчә, кеше хәзер озын әсәрләр – роман, повестьлар укымый. Кыска әсәрләр – шигърият фикер һәм хисне белдерергә менә дигән формат»,- ди ул.

Шагыйрьләр белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot