«Мин аның бу сүзләрен кемнәндер генә ишеттем, тик аңлап бетермәдем – сүз конкурста катнашкан артистлар турында барамы, әллә конкурстан тыш чыгыш ясаган «йолдызлар» турындамы? Әгәр конкурста катнашкан артистлар турында сүз бара икән, анда катнашу беренче чиратта артистларның үзләреннән дә тора. Заявка җибәрделәр микән?! Ялгышмасам, 2015 елда «Казан егетләре» бу конкурста катнашкан иде.
Тик Крутой конкурстан тыш программада чыгыш ясаган артистлар турында әйтәдер, чөнки конкурста катнашучылар – федераль югарылыкта, яки дөнья күләмендә танылган кешеләр түгел иде. Миңа калса, катнашучылар арасында безнең татар артистларыбыздан Илгиз Мөхетдинов, Илгиз Шәйхразиев яки Татьяна Ефремова булса, мәсәлән, алар өчен безгә бер дә оят булмас иде. Ә конкурстан тыш программага Эльмира Кәлимуллина, Артур Исламов, Динә Гарипова, Рузил Гатинны ике дә уйламый чакырырга була иде.
Монда татар җырчыларының федераль яки дөнья күләменә чыгу-чыкмавы хакында сүз бара бугай. Татар җыры белән стадионнар җыеп яки федераль югарылыкта тәкъдим итеп булмый, безнең телне аңламыйлар, дип акланыр идек, тик дөньяда мисаллар күп: үз телләрендә җырлап, чит илләрдә стадионнар җыялар. Өч сүздән торган «Пыяла» җырын, фильмнан соң, телне белмәгәннәр-аңламаганнар да җырлап йөрде. Аңларга кирәк – бездә федераль масштабка чыгу максаты бармы?
Мин конкурсның икенче көнендә бардым. Конкурста казах егете катнашты. Мин аңа карадым да: «Ул – иң яхшысы», – дидем. Залны алдап булмый – кычкырып кул чаптылар. Бәреп чыккан чишмәне туктатып булмый. Кайвакыт кеше юк кына ролик аша да дөньяга таныла ала. Безне федераль югарылыкта белмиләр икән – Крутой түгел, үзебез гаепле.
Әмма үзебезнең артистларны яклыйсы да килә, чөнки аларны яратам. Тик барыбер нидер җитми. Бәлки, без язган җырлардадыр хикмәт... Уйланырга урын бар монда. Быел Агутин концертына бардык: җырчы үзе күренми дә, әмма шундый энергия килә – бөтен стадион торып басып җырлый. Безнең җырчылар стадионнар тота аламы? Харизма җитеп бетми кебек – иң дөресе шул! » – ди ул.
Мәдәният өлкәсе вәкилләренең фикерләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова белеште.