news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Резеда Гарипова белән Луиза Янсуар эпик һәм этник спектакль эскизы чыгара

Киләчәктә алар “Карурман” эскизын зур спектакль итеп күзаллый.

Резеда Гарипова белән Луиза Янсуар эпик һәм этник спектакль эскизы чыгара
Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова).«Калеб» яңа буын җыены проекты кысаларында чыгарылган “Карурман” эскизын режиссер Резеда Гарипова эпик һәм этник спектакль булыр дип күзаллый.

“Башта киносценарий итеп яза башладык. Аннары спектакль булыр дип уйладык. Әмма тарихи материалга костюмнар, декорацияләр кирәк. Проектка зур акчалар табылмагач, читка ясарбызмы дигән идек. Әмма тәмен бетерәсе килмәде – эскиз итеп тәкъдим итәбез. Кабул итсәләр, бәлки, җитешсезлекләрен күреп, эшкәртеп, зур спектакль итә алырбыз. Түрәләрне дә чакырдык, бәлки күрерләр”, - ди Резеда Гарипова.

“Без метафоралар кулланып бүгенге заман турында яздык. Әсәрдә буш сүз булмасын дип тырыштык. Һәр геройның һәм һәр сүзнең икенче, өченче планы булсын дидек. Текстны бәллүр тәлинкәгә салган кебек кадерләп кенә җиткерәсе килә. Текст авыр, бик авыр. Аны бер укуда аңлап бетереп тә булмый”, - ди ул.

Әсәрнең музыкаль бизәлешенә “Джуна” этник төркеме алынган. Резеда Гарипова әйтүенчә, музыкантлар этник материалны яратып кабул иткәннәр, яңа музыка язарга алынганнар. “Без декорация һәм костюмнарсыз, атмосфераны музыка аша биреп эшлибез”, - ди режиссер. Әсәрнең финалы ачык кала. Ләкин авторларның төп идесе ачык яңгырый.

«Карурман» спектакле эскизы — «Калеб» яңа буын җыены проектларының берсе. Аның идея һәм драматургия авторлары — Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова. Режиссеры — Резеда Гарипова. Музыканы «Джуна» төркеме Зарина Вилданова белән берлектә әзерли. Артистлар — тинчурин театрыннан Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин һәм Гүзәл Галиуллина.

Спектакль эскизы 2 декабрьдә Кариев театры залында тәкъдим ителә. Ләкин тамашачы да сәхнәдә утырышлы итеп уйланылганга, 80 тамашачы гына карый алачак. Билетлар чикле санда сатуга чыккан. Оештыручылар әйтүенчә, спектакль 16+ яшь чикләре белән тәкъдим ителә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100