news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Резеда Гарипова: Актерның сөйләшә белмәве, сәхнәдән сүз ишетелмәве – сүзнең бәясе бетү

Сүзнең мәгънәсе һәм аның бәясе проблемалары "Ишек" шигъри спектакле уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә күтәрелде.

Резеда Гарипова: Актерның сөйләшә белмәве, сәхнәдән сүз ишетелмәве – сүзнең бәясе бетү
Султан Исхаков

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сәхнәдә сүзнең мәгънәсе һәм бәясе бетә башлады, актерларның күбесе сөйләшә белми, дип борчыла К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Резеда Гарипова.

Сүзнең мәгънәсе һәм аның бәясе проблемалары Луиза Янсуар шигырьләре буенча әзерләнгән “Ишек” шигъри спектакле уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә күтәрелде. Матбугат конференциясе “Татар-информ”да барды һәм анда спектакльнең режиссеры – Резеда Гарипова, актер Идел Кыямов һәм идея авторы Луиза Янсуар катнашты

Спектакльне “Калеб” иҗади яшьләр җыены тәкъдим итә.

“Актерның сөйләшә белмәве, сәхнәдән сүз ишетелмәве – сүзнең бәясе бетү, – ди Резеда Гарипова. – Мин татар теле турында гына түгел, гомумән, иҗат турында әйтәм. Ә поэтик әсәрдә декорация артына да, режиссер чишелеше артына да качып булмый. Поэтик спектакльләрдә барысы да актердан һәм сүздән тора”.

Бүген сәхнәдә сүзнең бәясе бармы? Тамашачы шигъри сүз тыңлар өчен билет алырга әзерме?

Резеда Гарипова поэтик спектакльләргә тамашачы җыюы авыррак булуын яшерми. Әмма килгән кеше битараф кала алмый. Ә башта, барасыңмы, дисәң курка башлый. “Юк, бу минем өчен түгел, “Аулак өй” күрсәтсәгез минем өчен әйбәт була”, – ди.

Үзенең бу проектка алынуын Резеда: “Иҗат белән акча бергә яши алмый, минем тәүлеккә 24 сәгать иҗат итәсем килә”, – дип аңлатты.

“Миңа шигырьләремнең кешеләр язмышында ничек чагылуы кызык. Иҗат кешесенең иҗат итәсе килә, иҗат кешесенә эше өчен әҗерен түли белмиләр икән, бу иҗат кешесенең проблемасы түгел”, – ди Луиза Янсуар катгый итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100