news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Резеда Галимовага Россиянең атказанган артисты исеме бирелде

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты РФ Театр әһелләре әгъзасы таныклыгына да ия булды.

Резеда Галимовага Россиянең атказанган артисты исеме бирелде
Рамиль Гали
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 30 маендагы 281нче санлы Указы нигезендә "Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе" Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният оешмасының Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры артисты-вокалисты (солисты) Резеда Локман кызы Галимовага Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта филармония матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Моннан тыш, Резеда Галимова Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге әгъзасы булды. Әгъза таныклыгына Берлек рәисе Александр Калягин 2018 елның 15 маенда кул куйган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot