news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Резедә Галимова: Музыка һәрвакытта да аңлаешлы булырга тиеш түгел

11 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында композитор Эльмира Галимова татар халкының тарихи вакыйгалары һәм эпосларына нигезләнгән, «Йөрәккә якын әсәрләр» дип исемләнгән концертын тәкъдим итте. Татарстанның халык артисткасы Резедә Галимова концерт турында үз фикерләре белән уртаклашты.

Резедә Галимова: Музыка һәрвакытта да аңлаешлы булырга тиеш түгел
Фото: © «Татар-информ»

Бүгенге концертта хатын-кызның фәлсәфи дөньясын ишеттек, гадәти булмаган һәм бик кызыклы дөнья. Композитор һәр нота саен үз фикерен белдерә. Бу – гадәти музыка түгел, композиторның асылын аңлар өчен, аны ешрак тыңларга кирәк. Һәр композитор – безнең өчен ябык дөнья. Алар үзләренең ничек яшәвен үзләре генә аңлый.

Бүген Эльмираның зур әсәрләрендә милли көйләрне ишетү күңелгә ятты. Кыл-кубызның яңгыравы бик ошады, миңа бер мизгелдә хатын-кыз тавышы яңгыраган кебек тоелды, бик матур. Музыка һәрвакытта да аңлаешлы булырга тиеш түгел. Һәр кеше бу музыкада үзенекен күргәндер, шулай кешенең дөньяга карашы киңәя дә. Кемдер кара күкне, йолдызларны күрә, кемдер бөтенләй башкача карый.

Эльмира – кыю рухлы композитор, ул хаклы рәвештә эшләгән эшләре, музыкасы белән горурлана ала, ди ул.

Эльмира Галимованың концерты турындагы фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100