Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Резеда Ахиярова «Саф музыка» проекты турында: Сүз белән түгел, эш белән дәлилләделәр
«Саф» балалар радиосы коллективы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Саф музыка» проекты нәтиҗәләре турында сөйләде. Татарстан Композиторлар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның халык артисты, композитор Резеда Ахиярова проект оештыручыларын зур эш башкарганын билгеләп үтте.
«Төрле бәйгеләрдә жюри әгъзасы булып, мәдәни конференцияләрдә катнашам. Шуны күзәтәм: чараларда татар моңы, җыры, теле, дигән мәсьәләләрне күтәрәбез, әмма җиң сызганып эшләүчеләр аз. «Саф» музыка проектын оештыручылар шул мәсьәләне сүздә генә түгел, эш белән дәлилләде. Балалар өчен музыка, шигырьләр бик күп язылган. «Шаян ТВ» каналында яңа җырлар бәйгесе үткәрелә, яңа җырлар тәкъдим итәләр. Җырны язып кына эш бетми. Аны балаларга җиткерә белергә дә кирәк. Әти-әниләр бу җырлар белән таныш булса иде», - диде ул.
Ул «Саф музыка» проекты кысаларында профессиональ музыкантлар белән иҗади аралашу – балалар өчен зур дәрес булуын әйтте.
«Монда балалар, музыкантлар кебек, уен коралларында уйныйлар, җырлыйлар, тырышалар. Бәлки, алар киләчәктә профессиональ музыкантлар да булмас. Әмма бу проектларда катнашу, балаларны кызыксындыру аларның тормышын баета. Эшләр фонотекада, архив материалларда кала. Тапшырулар аша балалар, әти-әниләр нинди җырлар бар икәнен, нинди юнәлештә балаларны тәрбияләргә мөмкин икәнен беләчәк», - диде композитор.
Резеда Ахиярова әйтүенчә, балалар музыка мәктәбендә күбесенчә классик композиторларның әсәрләрен башкара. «Саф» музыка проекты безнең заман композиторлары белән дә таныштыра, безнең арада булмаган композиторларны да истә тотарга ярдәм итә. Бу проект мәдәниятне, телне, моңны, саклауда зур роль уйный. Әлеге проектның дәвам итүен, яңа татар әсәрләренең язылуын, яңгыравын телим», - дигән теләген әйтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз