news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Резеда Ахиярованың юбилеена хәләл җефете Олег Любивец музыкаль бүләк калдырып киткән

Бу музыкаль әсәрнең премьерасы дөньядан якты эз калдырып киткән Татарстан композиторлары әсәрләреннән төзелгән концерт программасына кертелгән иде.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында композитор Резеда Ахияровага багышлап ире Олег Любивец язып калдырган виолончель һәм фортепиано өчен «Романс» яңгырады. Бу премьера иде. Танылган композитор Олег Любивец 2015 елда каты авырудан соң вафат булды. Резеда Ахиярованың 60 яшьлек юбилеена алдан әзерләнгән бүләк нәкъ тиешле вакытында яңгырады. Тамашачы юбилярны кайнар алкышлады.

Әлеге премьера дөньядан якты эз калдырып киткән Татарстан композиторлары әсәрләреннән төзелгән концерт программасына кертелгән иде. Яшь композитор, Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, сәнгать белгече Айгөл Софийская кичә турында сөйләгәнчә: “Утыз градуслы салкын көн булуга карамастан, бик җылы кичә булды ул. Татарстан Дәүләт кыллы квартеты башкаруында татар музыкасы классиклары – Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Фәрит Яруллин, Мансур Мозаффаров, Мирсәет Яруллин, Заһид Хәбибуллин әсәрләре һәм композиторлар эшкәртүендә «Әллүки», «Баламишкин» кебек татар халык көйләре яңгырады. Шамил Монасыйпов, Марат Зарипов, Альберт Әсәдуллин һәм Марат Әюпов кыллы квартеты шулкадәр югары профессиональ дәрәҗәдә башкарды. Тамашачыга Мансур Мозаффаровның «Башка берни дә кирәкми» һәм Мирсәет Яруллинның «Казан утлары» романсларын тенор Айрат Юмашев үзенчәлекле итальян стилендә башкарды».

Татар фольклоры белгече Шамил Шәрифуллинның музыкасы бүген дә актуаль. Иң яхшы пианисткаларның берсе Екатерина Коврикова башкаруында «Борынгы халык моңнары» циклыннан фортепиано пьесаларын тамашачы аеруча җылы кабул ителгән. Әлеге циклда татар халкының ислам музыкаль-мәдәни традицияләре – мөнәҗәтләр, бәетләр һ.б. тупланган.

«Концертта минем алдагы рәттә өлкән яшьтәге пар утырган иде. Залда Зөлфия Зарипова башкаруында Шамил Шәрифуллинның «Яфрак төшкән инде юлга» романсы яңгырый башлауга ир кеше сак кына тормыш юлдашының кулын үз кулына алды. Шулкадәр самими күренеш иде – мин фоторәсемгә төшермичә булдыра алмадым, дип сүзен дәвам итә Айгөл. – Күрәсең, бу җыр аларның яшьлек хатирәләрен яңарткандыр. Бу мизгелдә дөнья алар һәм романс кына бар иде кебек».

Концертта баритон Илнур Байназаров башкаруында Салих Сәйдәшевның «Хуш, авылым», Әнвәр Бакировның «Әйткән идең» әсәрләре; Лариса Маслова һәм Екатерина Коврикова башкаруында Хөснул Вәлиуллинның виолончель һәм фортепиано өчен «Әкият» пьесасы; Гөлнара Байназарова башкаруында «Наемщик» музыкаль драмасыннан Гөлйөзем ариясе яңгыраган.

«Концертта Казан композиторлык мәктәбенең нигезендә торган Ренат Еникеев та катнашты. Ул концертта катнашучыларга һәм оештыручыларның берсе – Татарстан Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Альмира Касьяновага рәхмәтләрен ирештерде. Кичәнең Рафаэль Беляловның «Рапсодия»се белән тәмамлануын югары бәяләп, «шампан чәчрәгән кебек» дип атады. Әлеге кичә белән без бу якты дөньядан киткән, әмма әсәрләре белән халкыбыз күңелендә яшәгән композиторларны искә алдык. Рухлары шат булсын!» – диде Айгөл Софийская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100