news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Резедә Сәфиуллина: “Мөселман лидеры мәктәбе”ннән соң яңа проектлар эшли башлады

Резедә Сәфиуллина “Мөселман лидеры мәктәбе”нең нәтиҗәсе булып төбәкләрдә төрле темага яңа проектлар эшли башлавын әйтте.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген “Татар-информ” матбугат үзәгендә “Мөселман лидеры мәктәбе”нә багышланган конференция узды. Конференциядә әлеге мәктәпнең оештыручылары: КФУ доценты Резедә Сәфиуллина-Аль-Анси, координатор Аммар Аль-Анси һәм КФУның ислам һәм ислам белеме үсеше ресурс үзәге вәкиле Ренат Музаферов катнашты.

“Мөселман лидеры мәктәбе”нең нәтиҗәсе, делегатларның оештыручы буларак та катнашуы турында Резедә Сәфиуллина-Аль-Анси: “Безнең “Мөселман лидеры мәктәбе” катнашучылары үз проектларын уңышлы гына башкарып килә. Мәхәллә мәктәбе нәтиҗәсендә безнең социаль челтәрләрдә төркемнәр оеша. Делегатлар даими рәвештә бер-берсе белән уртаклашып, үз туган якларында эшләгән проектлары белән бүлешеп бара”. – диде ул.

“Дөресен генә әйткәндә, лидерлар мәктәбеннән соң төрле юнәлештә проектлар яшәп китте. Бу уку-укыту эшләре дә, мөселман психологлары төркеме дә барлыкка китте. Балалар, гаилә, фән өлкәсенә дә кереп китә. Безнең ресурс үзәк оештырган башка чараларда да алар катнаша. Мәктәптә катнашучыларның күбесе волонтер да була. Алар быелгы “Мөселман лидеры мәктәбе”ндә оештыручы буларак та катнаша”, - дип сөйләде Резедә Сәфиуллина-Аль-Анси.

“Мөселман лидеры мәктәбе” 21-24 ноябрьгә узачак һәм анда 60 ка якын кеше катнашачак. Чара КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү Институтының ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәге, Татарстан Диния нәзарәте, Россия ислам институты ярдәме белән оештырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100