news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовка һәйкәл ачылды

«Гази абый кешелекле, ярдәмчел һәм бик тыйнак булган», — дип искә алды аны туганнары.

Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовка һәйкәл ачылды
Салават Камалетдинов

(Башкортстан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовка һәйкәл ачылды. Ул Башкортстанның Мишкә районы үзәгендә «Биш каһарман» мемориаль комплексында урнаштырылган.

«Минем әти Сәгыйдулла Гази абыйның бертуган абыйсы. Гази абыйны хөрмәт иткәннәре өчен рәхмәт. Аны искә алмаган кеше юк. Фронттан кайткан кешеләр аның янына баралар иде, ул бик ярдәмчел, тыйнак булган», — диде Гази Заһитовның туганнан-туган энесе (племяннигы) Рамил Заһитов.

Рамил абый сүзләренчә, Гази Заһитовны бүгенге көндә дә искә алу, зурлап һәйкәл кую — аның кешелекле булуын исбатлый. «Ул безнең татар каһарманы, чын горурлыгыбыз», — диде туганы.

Ул Башкортстан Башлыгы һәм Мишкә районы җитәкчесе, һәйкәлне ачуда катнашкан һәр кешегә рәхмәт әйтте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гази Заһитов кебек каһарманнарның исемен истә тотарга кирәклеген әйтте. «Без алга таба да даими рәвештә яңа һәйкәлләрне ачачакбыз. Без мондый кешеләр турында яшь буынга сөйләргә тиеш. Геройларыбыз турындагы истәлек йөрәкләребездә саклансын иде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга мәңгелек дан», — диде ул чыгышында.

«Без Бөек Ватан сугышы барган кырларда һәлак булучыларга баш иябез. Ачлык, ялангачлык ачысын татыган һәр кешене хәтердә тотачакбыз. Аларның каһарманлыгы, аеруча якташыбыз Гази Заһитов турында балаларыбызга сөйләячәкбез», — диде Мишкә районы администрациясе җитәкчесе Павел Трапезников.

Чыгышлардан соң кунаклар Гази Заһитов һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Мәңгелек ут янына килде. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Биш каһарман» комплексы Мишкә районында туган Бөек Ватан сугышының биш каһарманына багышлана. Экспозициядә Мишкә районыннан Советлар Союзы Геройлары — Мәхмүт Актуганов, Ишмай Ишкинин, Степан Казаков, Егор Орсаев һәм халык Герое — Гази Заһитов турында бәян итүче китаплар белән танышып була.

Гази Казыйхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында Уфа өязенең Емаш волосте Яңагош авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Гази Яңагош башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга китә.

1940 елның көзендә Гази Заһитов Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алына. Ул артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлану белән кызылармеец Гази Заһитов армия разведка дивизиясенең 832 бүлегенең (ОАРАД) оптик разведка взводы разведчигы вазифасында хезмәт итә.

Кызылармеец Заһитов Гази Казыйхан улы хөкүмәт бүләкләренә лаек дә була: «Хәрби казанышлар өчен» медальләре, «Кызыл йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» медале, «III дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә. 1945 елның май башында, Хәрби командование карары белән, өлкән сержант Заһитов «II дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнә. 1953 елның 23 августында вафат була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100