news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рейхстагка байрак кадаган татар егете турында Бөек Ватан сугышы музеенда да сөйләячәкләр

Казандагы Бөек Ватан сугышы музее хезмәткәре Әлфия Шәрипова, Айдар Хәлимнең "Татар солдаты" китабы чыккач, музей яңа мәгълүматларга баеганын әйтте.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган язучы һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең “Татар солдаты” (“Татарский воин”) китабының тәкъдим итү кичәсе Казанда Бөек Ватан сугышы музеенда да булачак.

Бүген язучының яңа китабы басылып чыгу уңаеннан Казанның “Ногай” кунакханәсендә оештырылган автограф-сессиядә Бөек Ватан сугышы музее хезмәткәре Әлфия Шәрипова Айдар Хәлимне яңа китабы белән котлап, музейга очрашуга чакырды. Әлеге музей Татарстан Милли музееның филиалы булып тора.

“Без моңарчы музейга килүчеләргә Рейхстагка Җиңү байрагы кадалуның рәсми версиясен – Егоров белән Кантария турында сөйли идек, хәзер, әлеге китап чыккач, татар егете Газетдин Заһитов турында сөйләячәкбез”, - диде ул.

Айдар Хәлим Бөек Ватан сугышы музеенда очрашу һәм китап тәкъдим итү кичәсе оештырырга теләп, ризалык бирде.

Искәртеп узабыз, бүген танылган язучы һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең “Татар солдаты” (“Татарский воин”) китабын тәкъдим итү чарасы, автограф-сессия форматында, Казанның элеккеге "Матбугат йорты" булган “Ногай” кунакханәсенең Тукай залында узды. Китап 1945 елның маенда Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган татар улы, батыр сугышчы Газетдин Заһитовка багышланган. Ул татар һәм рус телләрендә Татарстан китап нәшриятында басылды. Язучыны иҗади уңышы белән котларга каләмдәшләре, әдәбият галимнәре һәм китап укучылар килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100