news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ревматолог: Кызыл волчанка чирен булдырмас өчен кояш нурларыннан саклану кирәк

Бу чир бөерләргә, тирегә, лайлалы тышчаларга зарар сала. Шуңа күрә иң беренче кояш нурларында тәнне ачып, кызыну киңәш ителми.

Кызыл волчанка аутоиммун чире кояш нурларыннан килеп чыгарга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конферециясендә Казанның ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина сөйләде. 

"Яз көне кояш сөендерсә дә, кемгәдер кояш нурлары килешмәскә мөмкин. Майның беренче кояш нурларына реакция буларак 16-18 яшьлек кызларда кызыл волчанка чире башлануы ихтимал", - диде Равия Мухина.

Бу чир бөерләргә, тирегә, лайлалы тышчаларга зарар сала. Шуңа күрә иң беренче кояш нурларында тәнне ачып, кызыну киңәш ителми.

Әгәр бу авыру ачыкланса, пациентларга киң кырлы эшләпәләр, тәнне кояштан саклый торган ак күлмәкләр кию хәерле. Кызыл волчанка белән авыручылар даими рәвештә гормональ дару эчәргә мәҗбүр.

Табиб Д витаминының төп чыганагы ашый торган ризыкта булуын искәртте. "Атнасына ике көн балык ашарга, итне күбрәк балыкка алмаштырырга кирәк, кунжут орлыклары тоз-борыч өстәлдә торган кебек торырга тиеш", - диде Равия Мухина.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot