Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ревизорро» Татарстан сайлау участокларында җитди хокук бозулар тапмаган
«Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусы әгъзалары Татарстан башкаласында һәм районнарында 30дан артык тавыш бирү пунктында булдылар.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының Ситуацион үзәге белгечләре бөтен Татарстан буенча 30дан артык сайлау участогын «Ревизорро» проекты кысаларында тикшереп, җитди хокук бозулар ачыкламаган. Бу хакта Татарстанда «Чиста сайлаулар өчен» корпусының төбәк координаторы Павел Соломонов хәбәр итте.
«Казан шәһәре буенча 20-25 участокка чыгу булды. Шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Зәй муниципаль районнарында да. «Ревизорро» проекты кысаларында барлыгы 30дан артык сәфәр кылынды», — диде Соломонов «Татар-информ» корреспондентына.
Ул сайлау участокларының тикшерү өчен очраклы сайлануын, нәтиҗәдә аларның берсендә дә җитди хокук бозулар ачыкланмавын өстәп әйтте.
«Хокук бозулар күренде, әмма җитди характердагы бозулар түгел: кемнеңдер участокны оештыру схемалары булмады, кайдадыр кандидатлар исемлеге, партияләр исемлеге юк иде. Кайберәүләр төшке ашка каралмаган вакытта чыккан. Гомумән алганда, участок сайлау комиссияләренә әзерлек шактый югары дип әйтә алабыз», — дип фикерләре белән уртаклашты Соломонов.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының Региональ ситуацион үзәген оештырдылар. Аның вәкилләре 8 сентябрьдә узачак VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны уздыру барышы турындагы мәгълүматка мониторинг ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз