Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рестораторлар ассоциациясе 2030 елга Казанда туристларның ике тапкыр артачагын фаразлады
Казан туристларны җәлеп итү темпларын арттыра. 2030 елга алар ике тапкырга күбрәк булачак һәм моның өчен бөтен индустрияне әзерләргә кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова сөйләде.
«Гастрономия ул – галстуксыз дипломатия», – диде ул.
Галина Шәрәфетдинова сүзләренчә, Казан шеф-повары Рамил Мөхәммәтҗановның күптән түгел шеф-поварларның Халыкара «Indonesia International Halal Chef Competition» чемпионатында җиңүе шәһәрнең гастрономия башкаласы булуын тагын бер кат раслады. Кулинар ярышлар октябрьдә Джакартада (Индонезия) Индонезия шәригать икътисади фестивале кысаларында узды.
«Әлеге масштаблы чара безнең профессионализмны тануны гына түгел, ә Россияне хезмәттәшлеккә әзер һәм ачык, ризык телендә сөйләшә ала торган үзенчәлеге булган ил буларак танытты», – диде Галина Шәрәфетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз