news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ресторан бизнесы эшмәкәре Миңнеханов белән очрашуда микрозайм ставкасын киметүне сорады

«Нәбиуллина (Үзәк банк рәисе – Т.И. искәрмәсе) кире уйламасын дип, Ходайдан сорагыз», – дип шаяртты Татарстан Президенты.

Туристик һәм ресторан бизнесы өлкәсе эшмәкәре Алсу Кузнецова микрозаймнар буенча процент ставкаларын Үзәк банкның төп ставкасына бәйләүне сорады.

Бу хакта үтенечен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшмәкәрләр белән очрашуында җиткерде.

«Кече һәм урта бизнес субъектларын ташламалы кредитлау буенча республикада программалар күп. Микрозаймнар буенча ставкалар Үзәк банкның төп ставкасы кимүгә карап киметелсен иде», - диде Кузнецова.

Татарстанның Икътисад министрлыгы, Россиянең Үзәк Банкы төп ставканы киметсә, кече һәм урта бизнес өчен микрокредитлар буенча ставкаларны киметергә әзер. Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шул хакта әйтте.

«Нәбиуллина (Үзәк банк рәисе – Т.И. искәрмәсе) кире уйламасын дип, Ходайдан сорагыз», – дип шаяртты Татарстан Президенты.

«Чынлыкта бу бик мөһим. Һәр процент ставкасы – акча, табыш. Сезнең чиста керем бит Үзәк банк ставкасы үзгәрүгә карап үзгәрә. Ә кайчак сату әйләнешен арттыру өчен бәя дә төшерергә туры килә», - диде Президент.

Соңрак билгеле булганча, Үзәк банк төп ставканы 11 процентка кадәр киметкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100