news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халыклары Спартакиадасын үткәргән өчен Татарстан Республикасына бүләк тапшырдылар

Россия халыклары Спартакиадасын үткәргән өчен Татарстан Республикасына бүләк тапшырдылар
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

Красноярскида «Россия – спорт декржавасы» Халыкара форумы кысаларында РФ Спорт министрлыгы стендында Россия халыклары Бөтенроссия Спартакиадасын оештырган төбәкләрне бүләкләделәр.

РФ спорт министры урынбасары Алексей Морозов Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриевка Россия Федерациясе спорт министрының Рәхмәт хатын тапшырды.

Шунысын да искәртик, Россия халыклары Бөтенроссия Спартакиадасы 2026 елның августыннан октябренә кадәр җиде төбәк территориясендә узды.

Татарстан Республикасы спортның 11 төре буенча ярышларны кабул итте. Турнир «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot