Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республиканың яшь спортчылары «Татарстанның спорттагы өметләре» тантанасында бүләкләнәчәк
Казанда 26нчы «Татарстанның спорттагы өметләре» тантанасы узачак. Анда 600гә якын яшь спортчы һәм республиканың балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр бүләкләнәчәк. Лауреатлар арасында – Россия, Европа һәм дөнья беренчелекләрендә җиңүчеләр һәм призерлар.
Бүләкләнүчеләр арасында тхэквондо буенча дөнья беренчелеге җиңүчесе Элина Камалова, бокс һәм ирекле көрәш буенча Европа беренчелеге алтын медальләре ияләре Дарья Антипова һәм Рания Рахманова, грек-рим көрәше буенча Европа беренчелеге җиңүчесе Сеник Варданян һәм башкалар бар.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашачак.
«Татарстанның спорттагы өметләре» бүләкләү тантанасы 26 февральдә Казан циркында узачак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз