news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республиканың «Уяв» чуваш халык бәйрәме быел Сихтермә-Хузангай авылында узачак

Быел «Уяв» чуваш мәдәнияте республика бәйрәме Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында узачак. Бәйрәм 10 июльгә билгеләнгән.

«Кунакларны йолалар, халык уеннары катнашкан тамаша көтә. Бәйрәм программасы – осталык дәресләре, частушка осталары һәм гармунчылар ярышлары. Һәр теләгән кеше чуваш квасын һәм чуваш ухасын татып карый алачак», дип хәбәр итә оештыручылар.

Уяв – Татарстанда яшәүче чуваш халкының үзенчәлекле мәдәнияте саклануга һәм милли традицияләрен ныгытуга юнәлтелгән комплекслы мәдәни-массакүләм бәйрәм.

Бәйрәм кысаларында халык һөнәрчеләренең товарларын да сатып алырга мөмкин булачак. Осталар ТР мәдәни ресурслар үзәгенә мөрәҗәгать итеп регистрация үтә ала.

  • Сихтермә-Хузангай – 18 йөзнең 1 нче яртысында нигез салынган чуваш авылы. Әлки районына карый. 1981 елга кадәр – Иске Сихтермә, 1981 елдан соң – Хузангай, 2005 елның 30 июленнән – Сихтермә-Хузангай дип атала.
  • Чувашиянең халык язучысы Петр Хузангай туган авыл. Авылда язучының музее эшли.
news_right_1
news_right_2
news_bot