news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың начар күрүчеләр китапханәсе Санкт-Петербург Китап салонында катнаша

Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе Санкт-Петербург халыкара китап салонында катнаша.

«Бүген Санкт-Петербург халыкара китап салонының Россия халыклары милли әдәбияты стендының мәдәни програмамсы кысаларында «Бармак очларында татар теле» дип аталган очрашу булачак», дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге.

Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе хезмәткәрләре Гөлүсә Закирова һәм Айсылу Вәлиева күзләре начар күргән кешеләр өчен махсус форматларда китаплар чыгару тарихы белән таныштырачак.

Китапханәнең үз укучыларын милли мәдәни мирас белән таныштыру юнәлешендә актив эшчәнлек алып баруы турында сүз алып барылачак.

Республиканың милли театрларында тифлокомментарийлы спектакльләр күрсәтү тәҗрибәсе турында сөйләшү көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100